“Бөек Икмәк”

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

16 октябрьдә Күн авыл китапханәсендә Халыкара Икмәк көненә багышланган “Бөек Икмәк” исемле дәрес – сәяхәт булып үтте. Чарага Күн мәктәбенең 1-3 класс укучылары чакырылган иде. Дәрес барышында укучылар “Икмәк барысына да баш” исемле презентация  карап элекке вакытларга виртуаль сәяхәт ясадылар. Дөньяда беренче икмәкнең кайчан барлыкка килгәнен һәм аны ничек үстерүләрен белделәр. Санкт-Петербург шәһәрендәге Икмәк музеена  һәм “Икмәк ярминкәсенә” “сәяхәт ясадылар”. Икмәк турындагы табышмакларга җавап бирделәр, санамышларны һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук “Мәкальне төзеп бетер» дигән конкурста катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес ахырында икмәкнең  – тырышлык һәм тыныч хезмәт символы булуын һәм ул халыкның җитеш һәм мул тормышта яшәвен күрсәтә дигән нәтиҗәгә килдек.

Чарага катнашучы һәр бала татлы призга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International