«Жир – безнең уртак йортыбыз»

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәрес КВН формасында  үткәрелде. Балаларга  табигать  күренешләренә карата төрле турлар аша үтәргә туры килде. Экологик вазгыятьне билгеләү, әдәби, хайван атамаларын дөрес әйту конкурсларында актив катнаштылар. Конкурс араларында табигатьнең пычрануы турында презентация күрсәтелде.Тәрбияләнүчеләрнең активлыгын стимуллаштыру өчен кызыклы, конкурслар тагын кабатланды. Үткәрелгән дәрес тәрбияләнүчеләрдә кызыксыну тудырды, алар экологик проблемаларын чишү юлларын эзләделәр, табигатьне саклау өчен приютта \"Чиста ишегалды – яшел ишегалды\", акциясен үткәрергә, ел саен агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртып яшелләндерү  эшен дәвам итәргә булдылар. Әлеге дәрес практик гамәли юнәлешендә, тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру максатыннан оештырылды. Минем уйлавымча балалар дәрес материалын узләштерделәр, куелган максатлар чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International