Питрәчлеләрне эшләренә тугры булулары өчен бүләкләделәр

2017 елның 9 декабре, шимбә

Питрәч муниципаль  район Советының уналтынчы утырышы тантаналы вакыйга – мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырудан башланды.

Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  район Советы депутаты Галина Волостнова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Фадеева  дәүләт гражданнар никахларын теркәү системасы үсешенә зур өлеш керткәне, эшенә тугры булуы өчен һәм Россиядә ЗАГС органнары оешуның йөз еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Эльмира Нәбиуллина, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская һәм Богородск авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов  дәүләт гражданнар никахларын теркәү  өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү һәм үстерүгә зур өлеш керткәне һәм фидакарь хезмәте өчен, Россиядә ЗАГС органнары оешуның йөз еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район Советы депутатлары Александр Пашин һәм Лидия Пронина нәтиҗәле депутат эшчәнлеге, актив гражданлык позициясе  өчен Питрәч район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гөлнәзирә Латыйпова Питрәч авыл җирлеге советында нәтиҗәле депутат эшчәнлеге, районның  иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен һәм алтмыш яшьлеге уңаеннан Питрәч район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International