"Әйдә, танышабыз!"

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

"Шатлык" социаль приютында кече яшьтәге мәктәп укучылары белән педагог Карнауховой Е. С. "Восхождение" системасы нигезендә беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү буенча "Әйдә, танышабыз!" дигән дәрес үткәрде. Дәрес һәр баланың үз мөһимлеген үстерүгә,формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес балаларга таныш «1,2,3» санау белән башланды, ул күңел күтәренкелегенең камилләшүенә ярдәм итә. Соңыннан балалар үзләренә күтәренке кәеф булдыру максаты белән, "Минем исем" һәм "Әйдә танышабыз!", "Сез әле, беләсезме, кем мин һәм мин нәрсә яратам?" дигән уеннар уйнадылар. Табышмакларга җавап бирделәр һәм проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләделәр.

Дәрес барышында төрле уен методлары кулланылды, "Әйдәгез, танышыйк", "Минем исем" дигән мультфильмнар каралды.

Дәрес вакытында "Бер, ике!", физкультминуткасы уйнатылды.

Дәрес балаларның чәчәккә үз исемнәрен язып, кояшка бөркетүләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International