Питрәчтә өстәл теннисы буенча чемпионат үтте

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Беренче мәктәп базасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.

Районның иң көчле теннисчылары исемен яулар өчен утызга якын спортчы көч сынашты. Нәтиҗәдә, кызлар арасында чемпионнар һәм призерлар булып Айгөл Сөнгатуллина (беренче мәктәп), Виктория Кузнецова (икенче мәктәп), Анастасия Токарева (беренче мәктәп) саналды. Ә егетләр арасында исә Семен Совин, Никита Одинцов, Артур Якупов, Павел Тихонов (барысы да беренче мәктәптән), Александр Совин (энергосбыт) һәм Ранис Шәрипов (Күн).
Ярышлардан соң, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Виктор Курмышев җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International