15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан Күн авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Гаилә зонтигы астында”дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, бу бәйрәм белән бәйле булган кызыклы фактлар турында сөйләде. Ә аннан соң балалар кызыклы эстафета – ярышларда катнашып рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да кызыклы призлар белән бүләкләнделәр.