Пионерлар хәрәкәте юкка чыкса да, аның эшен Татарстан варислары дәвам итә. Алар җәмгыять тормышында актив катнашалар, игелекле эшләр башкаралар. Бүген, халкыбызның мәдәни һәм мораль кыйммәтләре булган, яшь патриотлар муенына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары төсендәге галстуклар бәйләделәр.