Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Спартакиада май ахырында Казанда узды. Анда районыбыз данын яклап 10 пенсионер көч сынашты. Болар: Шпагин Игорь, Шпагина Галина, Морясов Павел, Мингалиева Фәния, Шәяхмәтов Фидаил, Шәяхмәтова Наилә, Дормидонтов Александр, Буздалова Полина, Бызова Людмила, Насыйбуллин Илдар. Барлык катнашучылар да 5 спорт дисциплинасы буенча (йөзү, өстәл теннисы, ядрә белән ату, җиңел атлетика и дартс) ярышларда актив катнашты.
Аеруча, Морясов Павел Иван улын котлыйбыз!!! Ул ядрә белән ату ярышында икенче урын яулады.