Питрәчтән 14 егет, Ватаныбызны сакларга дип армия сафларына киттеләр. Шуларның 7 се Күн авылыннан (6 сы сыйныфташлар), араларында туганнар да бар. Егетләр урта белем алырга өлгергәннәр, Илнар Бикмөхәммәтов югары уку йортын тәмамлаган.
- Бүген минем туган көнем, менә шулай туры килде, армиягә китүем төгәл истә калачак, - дип сөйләде Илнар. Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт, лаеклы хезмәт итәрбез һәм файдалы тормыш тәҗрибәсе тупларбыз дип ышанам.