Киләсе кышны бүгеннән кайгыртабыз

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

“Агроторгсервис” ҖЧҖ районның ерак авылы Янсуарда урнашкан. Хуҗалык зур түгел, терлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнәләр биредә.

– Безнең хуҗалыкта дүрт йөзгә якын савым сыеры бар, – диде хуҗалык директорының азык җитештерү буенча урынбасары Николай Зубатов. – Җәен сыерларны болыннарда көтәбез, көтүне төнге сәгать икедә чыгарабыз, аннары сыерларны кире саварга куып кертәбез. Быел савымнар узган елгыга караганда бераз кимрәк, әмма узган айга караганда артыграк, – диде ул.

Бүген аларның төп бурычы кышкы чорга әзерлек һәм азык хәзерләү.

Шулай ук фермаларда ремонт эшләре дә бара. Монда әлеге эшне кулыннан бар эш тә килүче Павел Спасеев җитәкли, ул үзе эретеп ябыштыручы да, балта остасы да.

Аның бригадасы бу көннәрдә су эчерткечләрне ремонтлау, идәннәрне рәтләү, тиресне җыештыру өчен ТСН урнаштыру белән мәшгуль.

- Фермада эш план буенча бара, сентябрьгә кадәр барлык эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Шулай да, шушы көннәрдә иң мөһим бурыч булып азык әзерләү тора. Һава торышы яхшы булгач, быел уңыш уңды. Без инде сенаж чокырларына 3000 тонна сенаж салдык, әмма терлекләр кышны яхшы чыксын өчен, безгә тагын 8000 тонна сусыл азык, сенаж һәм силос кирәк. Бу бурычыбызны вакытында үтәрбез, дип өметләнәм. Шушы көннәрдә без печән әзерләү белән мәшгуль, биредә барлыгы биш кеше эшли. Аларның берсе универсаль механизатор Павел Яковлев. Ул печән өстендә дә, печән түкләре ташуда да, азык ишегалдында да, эскертләүдә дә эшли.

Пресс-җыйгычта шулай ук тәҗрибәле механизатор Иван Канашев хезмәт күрсәтә. Печән кабарткычта – унсигез яшьлек Дмитрий Алексеев. Кырлардан печән түкләрен КамАЗда Расил Һадиуллин һәм МТЗ-82 тракторында Артем Алексеев ташый.

Алексеевлар гаиләсе турында аерым әйтергә була. Алар бу авыл кешеләре, бөтен гаиләләре белән безнең хуҗалыкта эшлиләр. Гаилә башлыгы Николай Павлович техникага карата мәхәббәтен улларына да тапшырган. Аларның әниләре Лариса Григорьевна районның алдынгы сыер савучысы.

Әлбәттә, көне буе трактор руле артында утыру авыр, бигрәк тә яшьләргә, шуңа күрә берничә сәгатькә башкаларны алыштырып, үземә дә руль артына утырырга туры килә.

Безгә барлыгы мең печән түге әзерләргә кирәк, хәзер исә безнең азык ишегалдында яртысыннан күбрәге бар. Әгәр мондый темпта эшләсәк, тиздән планны үтәячәкбез.

Азык запасы күбрәк булырга тиеш. Моның өчен бездә барлык шартлар да тудырылган, - диде Павел Спасеев.

- Мин бу хуҗалыкта дүртенче ел эшлим, хәер, руль артында инде ун ел утырам, - ди КамАЗ йөртүче Расил Һадиуллин. - Безнең зур булмаган коллектив бик бердәм, шуңа күрә эш җиңел башкарыла. Һава торышы яхшы булганда, планны үтәргә кирәк, ә җәйге яңгырлар безне куркытмый, алардан соң, киресенчә, җиләс һәм эшләве рәхәт.

Өлкән хезмәттәшләреннән аермалы буларак, Артем Алексеевның механизаторлык тәҗрибәсе бары дүрт ел гына, моңа карамастан, ул да хәзер кызу чор булуын яхшы аңлый.

- Янда тәҗрибәле иптәшләр, бигрәк тә әтием һәм энем булганда, энергия икеләтә артык, көн саен эшкә яхшы кәеф белән чыгабыз, - ди яшь механизатор.

“Рацин Шәле” ҖЧҖ, “Агроторсервис” ҖЧҖ, “Газовик” ҖЧҖ, “Агролак” ҖЧҖ һәм башка хуҗалыкларда сенажга күпьеллыклар 100 процент мәйданда чабылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International