“Скорлупино” яңа рекордлары белән таң калдырды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бәйрәм кунакларын төп мәйданга керү юлында “Скорлупино утары”, халык һөнәрчелеге осталары ярминкәсе һәм “Ско-ко парк” каршы алды. Сүз уңаеннан, кызыклы мастер-классларда кайбер хенд-мейд могҗизаларны үз кулларың белән дә ясарга өйрәнергә була иде. Мин нечкә балавызлы пластинадан шәм ясап карадым, бик матур һәм файдалы бүләк килеп чыкты.
“Ско-ко парк”та Питрәч фермалары һәм шәхси хуҗалыкларыннан төрле йорт кошларын һәм хайваннарын - тәвә кошын, Мисыр тавыкларын, пони, сарык һәм кәҗә бәтиләрен, һәм хәтта як бозавын да күрергә була иде. Вольерлар тирәсендә көне буе балалар кайнашты, шулай ук олылар да хайваннар белән рәхәтләнеп фотога төште. Ә җирле кошчылык фабрикасы палаткасында бер тартма төрле төстәге - ал, зәңгәр, яшел төстәге чебиләр йөгереп йөрде. Алар махсус лампа астына урнаштырылган, шуңа да туңмадылар. Фабрика вәкиле әйтүенчә, ачык төсләргә буяу аларга зыян китерми – аларны мондый төскә кертү өчен азык буягычына чебиләрне түгел, ә чеби чыгарга берничә көн кала йомыркаларны буйыйлар икән.
Һәм менә төп тамаша – командалар парады, “Ак тавык шоуы”, шулай ук фестиваль һәм “Скорлупино утары” легендасын тасвирлаучы матур тамаша башланды. Быел безнең бәйрәмгә республика шәһәрләре һәм районнарыннан җиде команда килде. Алар төрле конкурсларда үз көчләрен сынады.
Һәркемне район башлыгы Илһам Кашапов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башка мөхтәрәм кунаклар сәламләде. Алар катнашучыларга уңышлар, ә Питрәч фестиваленең алга таба да чәчәк атуын теләде.
- Питрәч җиренә рәхим итегез! Безнең өчен бу районны Бөтенроссия дәрәҗәсендә күрсәтә торган зур чара, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов. – Һәркем фестивальдән уңай тәэсирләр алсын, үзе өчен ниндидер яңалык тапсын.
- Фестивальгә яңа үрләр телим, анда ел саен күбрәк командалар катнашсын, киләчәктә ул тагын да күбрәк кешеләрнең күңелен яуласын, - дип һәркемгә мөрәҗәгать итте Марат Бариев.

 

Ачылышның үзенчәлеге булып Мисс Скорлупино конкурсы саналды. Бу конкурста беренче урынны Чиремшән кызы алды, ул судьяларны һәм тамашачыларны һава шарыннан ясалган костюмы һәм дәртле биюе белән таң калдырды.
Төрле формадагы һәм зурлыктагы йомыркалар, тавыклар һәм әтәчләр “Скорлупино” фестиваленең барлык мәйданнарын чолгап алды. Командалар тәвәкәллеккә, җитезлеккә ярыштылар. Ә иң яхшыларны, әлбәттә инде, нәкъ тә шушы элементлар ярдәмендә билгеләделәр – алар резин чебешләр һәм йомыркалар ыргыттылар, әтәчләр сугышында катнаштылар һәм стадион буенча зур йомырка тәгәрәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча, быел беренче урынны Саба районы командасы алды, икенче урында – Менделеевск районы, ә өченчедә – Чистай. Барлык катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр.
- Бик күп уңай тәэсирләр алдык, бар да ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Саба командасы капитаны Айдар Шәмсивәлиев. – Килүебезгә, җиңүебезгә бик тә шатбыз, оештыручыларга бик зур рәхмәт!
Командалар ярышкан арада кунаклар кулинар мастер-класслар үткәрелгән мәйданга җыелдылар, анда Россиянең иң зур мангалында “Пекинча тавык” әзерләделәр. Татарстан Республикасы кулинарлар Ассоциациясенең иң яхшы пешекчеләре йөзләгән кунакны сыйлап кына калмадылар, теләүчеләрне йомыркадан һәм тавыктан тәмле ризыклар пешерергә дә өйрәттеләр.
Бу әле барлык сюрпризлар да түгел. Сәхнәдә көне буе талантлы артистлар чыгыш ясады, балалар мәйданчыгында һәм төп мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар оештырдылар, ә бәйрәм якты салют белән тәмамланды.
Рәхмәт, “Скорлупино”, киләсе елда очрашканчыга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International