Шәледә легендар якташыбыз, күп еллар Мулланур Вахитов исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән Фәйзерахман Сафин истәлегенә милли көрәш буенча җиденче тапкыр турнир булып узды.
Келәмгә Казан, Яшел Үзән, Мамадыш һәм безнең районнан җитмешкә якын көрәшче чыкты.
Нәтиҗәдә, егетләр арасында команда зачетында беренче урынны шәлеләр, ир - атлар арасында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ командасы алды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне безнең район башлыгы Илһам Кәшапов, Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт тапшырды.