Мобиль бригада-Питрәч районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формасы.
Хезмәт белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклыйлар, социаль-көнкүреш, социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-медицина хезмәтләре, мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтәләр.
Мобиль бригада, расланган график нигезендә ике юнәлеш буенча эш итә: клиентларның тәкъдимнәрен, ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып, айга 1 тапкыр план буенча чыгуларны оештыру һәм ашыгыч чыгуларны оештыру. Мобиль бригада эшләү практикасына кертү социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм социаль ярдәм мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.