ТР буенча Кадастр палатасы 23 майда "Дача мәсьәләләре" буенча кайнар линия үткәрә

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елда яңа "дача Конституциясе" дип аталган федераль закон үз көченә керде. Бу закон бакчачылар тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Йорт яны хуҗалыклары хуҗалары ягыннан сораулар туа, алар дача сезоны ачылу белән аеруча актуаль булдылар һәм белгечләрнең аңлатуларын таләп итәләр.

Кайнар линия Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан оештырылган шәһәр читендәге күчемсез милек хуҗаларына хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы кысаларында үткәрелә. 

Бакча участокларында нәрсә төзергә була? Дачада ничек теркәлергә? Теплицалар өчен салым түләргә кирәкме? Скважиналар һәм коеларны лицензияләргә кирәкме? Үз төзелеше нәрсә дип таныла? Бакчачыларның шушы һәм башка мөһим сорауларына белгечләр җавап бирәчәк. Кайнар линия телефоны: 8 (843) 514-90-77 (добры.2293) 23 майда иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International