Намус белән әзерләндек, күңел белән эшләячәкбез

2019 елның 21 июле, якшәмбе

Уракка санаулы көннәр калып бара. Комбайнчылар ярдәмчеләре, ындыр табагы хезмәткәрләре, механизаторлар белән бергә урып-җыю язмышына битараф булмаган кешеләр дә бу көннәрдә ремонт эшләре төгәлләнеп килүгә бик шат.

Аларга тапшырылган техниканың торышына кырларда эшләрнең барышы бәйле. Районда гадәттәгечә комбайннар парады башланды, район белгечләре республика авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән бергә комбайннар һәм башка техника торышын тикшерә башладылар. Бер көн эчендә алар районның дүрт хуҗалыгында булдылар: «Агролак» ҖЧҖ, «Рацин – Шәле» ҖЧҖ, «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ һәм «Давлятшин А. Р.»КФХ.

- Быел һава шартлары бик яхшы, шуңа күрә кырларда уңышның торышы да сөендерә, - диде Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, - өч көн эчендә без өч районны тикшерергә тиеш. Республика буенча берничә комиссия эшли.
Техниканы герметиклыкка, техталоннар, аптечкалар, ут сүндергечләр, комбайнчылар янында йөртү хокукы, тормоз системасының, ут җиһазлары төзеклегенә тикшерәбез.
Безнең бәяләүләр буенча, бүгенге көндә техниканың торышы яхшы, урып-җыю башланганчы вакыт бар әле, шуңа күрә Питрәч механизаторлары калган җитешсезлекләрне бетерергә өлгерәчәк.
Районның барлык игенчеләренең кәефе бик яхшы, ул урып-җыю һәм тәмамлау вакытында да шулай булыр дип уйлыйм. Быел урып-җыю сроклары гына тоткарланырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International