"Әлбәдән" хәрби уеннары тагын да масштаблырак булачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.

Киләсе елда легендар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның тууына 120 ел тула. Хакимиятнең зур залында "Әлбәдән "хәрби уеннары" икенче фестивален оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Яшьләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы илчелеге, «Патриот» үзәге, ТР Милли музее, «Татарстан Республикасы десантчылар союзы» РООО, «Җиңү волонтерлары» ВОДы, «Витязь» хәрби-тарихи клубы, Бөек Ватан сугышы музее, ТР Дәүләт төзелеш идарәсе, «Кызыклы фән һәм техника йорты» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Проект үсәргә тиеш! Зур җыелышта катнашучыларның фикере шундый. Киләсе елда биредә Петр Гаврилов хөрмәтенә мемориаль комплекс төзелә башлаячак, музей үзгәрәчәк, лагерь барлыкка киләчәк һәм балалар һәм яшьләр өчен хәрби-патриотик чаралар узачак, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International