Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 15 ноябре, җомга

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

“Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  бик  көтеп  алалар һәм  алар  зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   карар кабул  ителде», - дип  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров.

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.    Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар,  моның  өчен     махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар  линия”гә   чыгарга  мөмкин.       

 «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

2019 елда  Казан,  Чаллы  шәһәрләрендә һәм Татарстанның  Зеленодольск  муниципаль районында  уздырылган  5  язгы  һәм  9  көзге  ярминкәләр  йомгаклары  буенча, гомумән алганда,  849,2 млн сумлык  продукция  китерелгән һәм  сатылган.    Шәһәр  халкы   тарафыннан   1256 тонна ит, 318 тонна үлчәүле сөт,  557 тонна он һәм   655 тонна  шткәр  комы  сатып  алынган.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында    танышырга мөмкин  

Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  тәмле  камыр  ризыклары  белән  сыйлыйлар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда     пылау  пешерәчәкләр.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә  чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International