Ленино-Кокушкино авылында Әниләр көненә багышланган «Гаилә чыгышы» - 2009 район конкурсы узды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Конкурста 8 гаилә катнашты.

Алар гаилә бәхете рецептының серләрен ачтылар, иҗади сәләтләре белән уртаклаштылар. «Гаилә кыйммәтләре» номинациясендә Ленино-Кокушкино авылыннан Газизуллиннар җиңүче булды. «Традицияләрне саклаучылар» номинациясе белән Питрәч районында Павловлар-Скворцовлар гаиләсен билгеләп үттеләр. «Гаилә тарихы» номинациясендә Шәле авылыннан Шаһвәлиевлар җиңде. «Иң яхшы гаилә ризыгы» номинациясендә Ленино-Кокушкинода яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе лидер булды. Шәле авылыннан Сафиннар гаиләсе – «Мәхәббәт һәм тугрылык», ә район үзәгеннән Сабирҗановлар гаиләсе «Яшь гаилә»номинациясендә җиңде. Питрәчтән Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе дә «Талантлы балалар» номинациясендә иң яхшысы булды. Питрәчтән Лариннар гаиләсе махсус кубокка һәм «Ел гаиләсе»нең төп номинациясенә ия булды. Барлык конкурсантларга да район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин кулыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International