2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында кабул итү Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Уставы нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә http://pestreci.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1835290.pdf
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Алдан язылу 8(84367)3-00-16 телефоны буенча.
Алдан язылу мәҗбүри түгел.