Марат Җәббаров Питрәч фермерларын кооперативларга берләшергә чакырды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Питрәч районында булды. 

Марат Җәббаров район башлыгы Илһам Кашапов белән бергә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре белән танышты. 
Республиканың аграр ведомство башлыгы «Агролак һәм К» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖдә , А.Р. Муллагалиев һәм И. Р. Хамбиков крестьян-фермер хуҗалыкларында , районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды: «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ һәм «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында булды. 
Бүгенге көндә «Агролак-К» ҖЧҖ хуҗалыгында 890 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 440 ы савым сыерлары. Өч ел элек биредә яңа инвестор эшли башлады. 
- Безне барыннан да бигрәк нәселле сыерлар булуы сөендерә, аларны Киров өлкәсеннән алып кайттык. Нәкъ менә алар өчен яңа сыер абзарлары төзелде. Белгечләр белән проблемалар булды, хәзер инде яхшы эшкә сәләтле коллектив формалашты, - дип сөйләде хуҗалык инвесторы, «Фортекс» компанияләр төркеме генераль директоры Рәүф Галләмов. 
«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ машина-трактор паркы базасында министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул аларга аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, мөмкинлекләрне арттыру өчен Питрәч фермерларын кооперативларга берләшергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International