«Кайгырту» үзәгендә Украинага гуманитар ярдам пункты ачылды.

2014 елның 29 июле, сишәмбе

«Кайгырту» үзәгендә Украинага гуманитар ярдам пункты ачылды. Аның адресы: Питрәч авылы, Совет урамы, 27 нче йорт, сәгать 8 дән 17 сәгатькә кадәр кабул итә (ял көннәреннән башка) Монда сез көндәлек кирәк-яракларын алып килә аласыз: яңа өс киемнәре, мендәрләр, юрганнар, ашамлыклар, балалар ашамлыгы, уку кирәк- ярагы һәм башкалар. Сорауларыгыз булса 3-04-65 телефоны аша чылтырата аласыз. Беренче булып ярдам күрсәтүчеләрдән социаль хезмәткәрләр булды: алар ашамлыклар, су, шәхси гигиена кирәк- яраклары алып килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International