Язгы кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгу өчен, 1000 тонна ягулык кирәк булачак. Төрле ташламалар, дәүләт субсидияләре белән бу - 32 миллион сум. Техниканы кыр эшләренә әзерләүгә, запас частьларга 10 миллион сумлык чыгым кирәк. Чәчү, уҗымнарны тукландыру вакытында 51 млн. сумлык 3400 тонна азотлы, 35 млн. сумлык 1700 тонна катлаулы ашлама сорала.
Быелгы язгы кыр эшләренә якынча 150 миллион сум акча кирәк булачак, дип нәтиҗә чыгара Апас районының “Йолдыз” басмасы.