Казан үзәгендә мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелә

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

 Халкыбызның күренекле дин гыйлеме белгече, шагыйрь, педагог Утыз Имәнинең (Габдерәхим бине Госман әл-Болгари) (1754-1834) тууына 260 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә кысаларында, Мәүлид ае уңаеннан, мөнәҗәтләр кичәсе була.

Кичә Ислам мәдәнияте музеенда иртәгә, 23 гыйнварда, көндезге 3тә башлана. Мөнәҗәтләрне Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина башкара һәм әлеге чарада “Мөкаддәс” төркеме катнаша.

Кичә үткәрү урыны: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее. Тел.: (843) 5678125, 5678152. Бу хактагы мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынды.

Белешмә өчен. 

1. Мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Быел ул 23 декабрьдә башланды.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр. Мәүлид кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгәнлектән, Мәүлид кичәсе – мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел. Кем дә кем бу кичне пәйгамбәр тууга чын күңелдән сөенә, шул кешенең гөнаһлары кичерелер дигән өмет бар.

Мәүлид ән-Нәби кайбер мөселман илләрендә ай дәвамында үткәрелә. Шәһәрләрдә Изге Коръәннән аятьләр язылган плакатлар эленә. Мәчетләрдә кешеләр җыела, дини җырлар (нашидлар) башкарыла, галимнәр чыгыш ясый. Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук бу кичне булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдән санала.

2. Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни – элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән авылында мулла гаиләсендә 1754 елда туган. Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Харәзм, Әфганстаннарда сәяхәт итә. 1798 елны туган авылына кайтып, башта Тимәш, аннары Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта. Ахырда Тимәштә төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен дәвам иттерә.

Утыз Имәни үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган. Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә. Заманында алар кулъязма килеш таралалар. Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була.

Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – «Мөһиммәтез-заман» («Заманның мөһим билгеләре») поэмасы. Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе, күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә. Әсәр, тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып, кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли, аларны белемле-мәгърифәтле булырга, үзара тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы, әдәпле булырга, олыларга һәм кечеләргә, гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала.

Г.Утыз Имәни 1834 елда вафат була. (http://matbugat.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International