Татарстан мөфтие урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары турында ММЧ вәкилләренә “Татар-информ”да шәрехли

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

26 гыйнвар сәгать көндезге 2дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” темасына пресс-конференция уздырыла. Очрашуда Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, стандартларны әзерләүгә өлеш керткән белгечләр катнашуы көтелә.

Татарстанда “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” эшләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә, ике ел дәвамында стандартларны әзерләде. 2012 елда мәгариф өлкәсе белгечләре һөнәри мөселман мәгариф оешмаларында (мәдрәсәләрдә) аудит уздырды. Татарстан мөселман уку йортлары Уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлеккә Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. 2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды. Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алга таба өч дәрәҗәгә туры килгән уку-укыту буенча стандарт проектларын әзерләү эше башланды, дип аңлата ТРМДН матбугат хезмәте.

Аерым алганда, хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланган:
“Ислам фәнннәре һәм тәрбия”, башлангыч әзерлек;
“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, төп әзерлек;
“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, югары әзерлек.

Әлеге стандартлар Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үткән. Стандартларны Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаган (12.11.2014. №74 “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын раслау һәм гамәлгә кертү турындагы” боерыгы). Боерык нигезендә, киләсе 2015-2016 нчы уку елыннан башлап, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә белем әлеге стандартлар нигезендә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International