Эшли башлаганчы килешү төзе

2015 елның 27 марты, җомга

Хезмәт  законында   административ хокук бозуларның  яңа составы  билгеләнде.

Аның нигезендә эшчене  эш бирүче яки аның  вәкаләтлесе карамагыннан башка эшкә  җәлеп итү тыела. Хезмәт  килешүе төзүдән читләшкән өчен вазифаи зат җавап бирәчәк. Шулай ук, хокук бозулар  кабатланган очракта да җаваплылык каралган. Хәзер  хокук бозган өчен  гражданнар да җавап бирәчәк. Шундый ук  хокук бозулар тагын кабатланса, вазифаи зат кына түгел, ә  юридик  затлар да  җаваплылыкка тартыла.

Хезмәт хокукларын  бозган очракта, хезмәткәр  Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт  инспекциясенә мөрәҗәгать  итә ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International