Александр Степанович 90 яшьлеген билгеләп үтте

2015 елның 27 марты, җомга

Аны  юбилее белән  район аппарат  җитәкчесе Искәндәр  Хәйруллин, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов котлады.

Искәндәр Камилевич  район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән  юбилярны 90 яшьлеге белән котлады һәм  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  исеменнән адреслы котлау открыткасы, бүләк тапшырды.

Сугыш  вакытында Александр  Степанович (аны инвалидлыгы буенча фронтка җибәрмиләр)  ат белән  ашлык, ягулык-майлау  материаллары  ташый. 63  яшькә кадәр эшләп,  лаеклы ялга чыга. Ул “Ленино-Кокушкино”  совхозында  көтү көтә һәм  кошчылык  фабрикасында эшли.

Александр Степанович  тормыш иптәше  Ольга Демидовна белән бер ул һәм  өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның  алты оныклары һәм  дүрт оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International