КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 27 марты, җомга

Анда Питрәч  ветераннары да  катнашты.  ТР Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  сугыш ветераны Вазыйх Шакир улы һәм  тыл хезмәтчәне Рәмзия Камалетдин кызы Сагировларга юбилей медальләре тапшырды.

 

Бөек Ватан сугышында катнашучыларГА һәм инвалидларГА, аларны озата йөрүче   гражданнарга Россия Федерациясе территориясе буенча  тимер юл, диңгез,  эчке  су, һава һәм автомобиль (таксидан тыш)  транспортында  бушлай йөрү хокукы бирелгән.  Ул  Бөек Ватан  сугышында җиңүгә багышланган чаралар үткәрү чорында   3 майдан 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

Язгы каникулда  Шәле мәктәбе укучылары өчен “Гайнетдин” мәдрәсәсендә  балалар лагере эшләде.  Анда балалар өчен төрле чаралар оештырылды. Алар  Мөхәммәт пәйгамбәр тормышын, Коръән сүрәләрен, гарәп телен өйрәнделәр,  викторина, бәйгеләрдә  катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International