Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 24,4 миллион сумлык продукция китерелгән

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 24,4 миллион сумлык продукция китерелгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Шәһәрнең сәүдә мәйданчыкларында барлыгы 98,4 тонна яшелчә, 40 тоннадан артык ит, 30 тоннадан артык балык сатылган. Казанлылар шулай ук ярма, макарон, кондитер эшләнмәләре һәм башка товарларны да теләп алган. Шәһәрдә үз йортлары белән яшәүчеләр мал-туарга печән сатып алган.

Казанда киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәсе 11 апрель көнне узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International