Татарстан кошчылык фабрикаларында тавык йомыркасының дистәсе - 45 сум

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанда кошчылык фабрикаларында тавык йомыркасының дистәсе - 45 сум, ә продукция артуда сәүдә челтәрләренең катнашы бар.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә «Татптицепром» ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев искәртте. Аның сүзләренә караганда, тармак предприятиеләре кошчылык продукцияләре чыгару темпларын үстерә. Бу бигрәк тә “Ак Барс” кошчылык комплексының Лаеш филиалына кагыла: барлык җитештерелгән продукциянең 70 проценты аның өлешенә туры килә. Кош итенең төп күләме “Чаллы Бройлер” ҖЧҖ ндә җитештерелә.

Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, ел башыннан алып 212 млн данә тавык йомыркасы җитештерелгән яки узган елгы шушы ук вакыттагының 120 процентын тәшкил итә. Мартта кошчылык фабрикалары 79 млн данә тавык йомыркасы саткан, узган елгы шушы ук вакыттагының 121 проценты була.

Ел башыннан алып 45 мең тонна (105 процент) кош ите җитештерелгән, мартта – 15 мең тонна (110 процент).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International