Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сөттән булмаган майлар белән фальсификатлашкан сөт продукциясенең 19 очрагын теркәгән. Мондый фальсификат республикада, “Магнит” кибетенең кайберләрендә, белем бирү һәм балалар савыктыру учреждениеләрендә табылган. Фальсификат турында мәгълүматлар Роспотребнадзорның рәсми сайтында бастырылган.