Питрәч мәктәпләренә яшь укытучылар килгән

2016 елның 19 августы, җомга

Болар: Питрәч беренче мәктәбенең математика укытучысы Лиана Нуркаева һәм Иске Шигали мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Архипова һәм Марина Никитина. 16 августта Иннополиста республика мәгариф хезмәткәрләренең август ае киңәшмәсе кысаларында узган “Һөнәри үсеш һәм укытучы хезмәте” форумында безнең районны нәкъ тә алар тәкъдим итте. Әлеге чарада, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче тапкыр укытучыларның антлары яңгырады һәм “Укытучы гимны” башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International