МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген районда  педагогларның традицион август конференциясе - катлаулы һәм җаваплы эшегездә - Россия Федерациясенең яшь гражданнарын, Татарстан, Питрәч районының яшь буынын тәрбияләү эшендә  яңа этап башлана. Күп нәрсә - укучыларның киләчәктә кем булулары, киләчәгебезнең нинди булачагы безнең тырышлыкка бәйле.

Безнең илдә укытучы һөнәре элек-электән мактаулы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрдән саналган. Мәгариф  дәүләт сәясәтендә һәрвакыт  өстенлекле юнәлеш булып тора. Питрәч укытучыларының заман мәгарифенең төп бурычларын  үти алуларына ышанычым зур – җәмгыятькә яраклы,  мөстәкыйль, мобиль  буын тәрбияләү.

Мин сезгә  киләсе уку елында иҗади күтәренкелек телим, бары сез генә укучыларда белемгә омтылыш уятырга сәләтле, бары сез генә аларда  уйлау, анализ ясау,  кеше хәлен аңлау хисләре тәрбияли аласыз. Хәзерге дөньяда бу бик мөһим. Яңа уку елы кызыклы, вакыйгаларга бай булсын,  яңа үрләр яуларга һәм зур уңышларга ирешергә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International