Питрәч музеенда йөз еллык музыка уен кораллары саклана

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Питрәч районы Туган якны өйрәнү музеенда Халыкара музыка көне уңаеннан уен кораллары күргәзмәсе эшли. Биредә заманча музыка уен коралларыннан алып, бер гасырлык тарихы булган экспонатларны да күрергә мөмкин.

“Экспонатларны халык китерә. Үзебез дә эзләнәбез, халыктан сорашабыз. Бездә музыка-сәнгать мәктәбе бар. Аларның сафтан чыккан музыка уен коралларын да музейга туплыйбыз. Мисал өчен, шул мәктәптән безгә скрипка бүләк иттеләр. Баяннар бар, күргәзмәбездә 100 еллык тарихы булган патефон да урнаштырылган”, - дип күргәзмә белән таныштырды “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесен музейның өлкән хезмәткәре Резеда Казакова. Моннан тыш биредә бер гасырлык тарихы булган трубаны күрергә була. Шулай ук элек үтүк функциясен дә башкарган өрүлидер, кубыз кебек халык музыка уен кораллыры белән танышырга мөмкин.“Безнең музейга көн саен кунаклар килә. Аеруча балалар мондый күргәзмәләрне үз итә. Мастер-классларда алар барысын да тотып карый ала, кызыксына. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр өчен бу бигрәк тә мавыктыргыч”, - ди хезмәткәр.

Питрәч атамасы: гөмбәме, чуар халыкмы?

“Питрәч” сүзенең килеп чыгышын ике төрле риваять белән бәйләп карыйлар. Беренче риваять буенча, Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, Идел ярында монастырь төзелә. Аны төзергә дип Кострома өлкәсеннән кешеләр китерелә. Соңрак бу корылма Питрәч ягына күчереп салына. Аны төзүчеләр Мишә елгасы буена төпләнеп кала. Әлеге урын Троицк бушлыгы дип атала башлый. Тора-бара биредә чиркәү салынып, аңа Никола дип исем бирелә. Соңрак, тирә-якта Никола авыллары күп булганлыктан, буталмас өчен, Никола Питрәч дип атала башлый. Ул чорда бу якларда куе урманнар булган. Киң яфраклы агачларда гөмбә үскән. Питрәч халкы шул гөмбәне җыеп, Казанда сата торган булган. Башкала халкы Питрәч халкын: “Пестрец пришел, пестрец пришел”, дип каршы ала башлый. Шуннан соң Питрәчкә әлеге исем бирелә.

Икенче төр риваятьләр буенча, Костромадан килгән халык арасында төрле һөнәр ияләре була. Шуңа да чуар (пестрый) халык дигән сүздән килеп чыккан дип тә әйтәләр.

Питрәч районыннан бик күп танылган шәхесләр чыккан. Мисал өчен, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин; язучы, публицист Мәгъсүм Гәрәев, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ринат Шәмсетдинов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Люция Хәмитова, Айдар Хафизов, Рушания Хафизова, композитор Зөфәр Хәйретдинов, рәссам Ринат Галиев һ.б. затлар.  Питрәчнең Туган якны өйрәнү музеенда аларның шәхси әйберләре белән дә танышырга мөмкин.

10 рояльнең берсе — Питрәч музеенда

Музейның мәдәният һәм көнкүреш залында 1850 елгы рояль урнаштырылган. Әлеге музыка уен коралы нибары 10 нөсхәдә генә чыгарылган булган. Шуларның берсе Питрәчтә саклана. Аны әлеге район кешесе вафат булгач, аның өендә эзләп табалар. Рояль идәнгә тимер чылбырлар белән беркетелгән, өстенә китаплар өелгән була. "Аның аяклары селкенеп тора иде, ә клавишалары тәртиптә. Кызганыч, аны төзекләндерергә безнең матди мөмкинлегебез юк", ди музей хезмәткәре. Әлеге йортта “Зингер” машинасы һәм гаилә альбомы да табыла.

Музейда керамика залы да бар. 1910 елда Казан губерниясендә кызыл балчыктан әйберләр эшли торган остаханә ачылган. Шул вакытта безнең районга Санкт-Петербург каласының Югары сәнгать мәктәбеннән Ильинскийлар гаиләсе күчеп килә. Ул вакытта Питрәчтә төп халык руслар саналган. Шул рус милләтеннән булган кешеләр ясаган чүлмәкләргә татар бизәкләре төшерелгән”, - ди Резеда Казакова. Аның сүзләренчә, чүлмәкнең һәркайсы бер генә нөсхәдә эшләнелгән.

Моннан тыш музейда туку станогы урнаштырылган. Тукылган паласлар, җәймәләр дә Питрәч районы музеенда лаеклы урын алып тора.

Кытайлар да, французлар да Питрәч белән кызыксына

Биредә Кытайдан да, Франциядән дә кунаклар була. Соңгылары әле Питрәчкә күптән түгел генә районның фольклоры белән кызыксынып килгәннәр.Музейда авырлыгы 4 кг чамасы булган мамонт тешен, ташка әйләнә башлаган агачларны, гасырдан артык тарихы булган, сырлап эшләнелгән имән өстәлне, борынгы көзгене, татар һәм рус халкының өй күренешләрен, Коръән китабының төрле үрнәкләрен һ.б. экспонатларны күрергә мөмкин.

Питрәч районыннан чыккан талантлы шәхесләр бик күп. Шуларның берсе - Күн авылы егете Таһир Мөхетдинов. Ул 1975 елдан бирле контрабаста уйный, Натан Рахлин оркестрында да эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International