"Әниләр Көне"

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә "Әниләр Көне" билгеләп үтелә. Әни, әнкәй… Күпме җылылык бу сихри сүздә. Бу сүз белә иң кадерле, иң якын, бердән-бер кешегә дәшәләр. Без дә “Шатлык” приютта шушы бәйрәмне билгеләп үттек. Бәйрәмгә бездә тәрбияләнүче балаларның әниләрен чакырдык. Бәйрәмне приют директоры Резеда Васыловна үзенең котлавы белән башлап җибәрде. Ул әниләргә исәнлек –саулык , озын гомер, гаилэ бэхете теләде. Аннан соң балалар әниләренә үзләренең җырлырын, шигырьләрен бүләк иттеләр.Бик куп куңелле бәйрәм мизгелләре кичерде кунаклар. Әниләргә дә үзләренең осталыкларын күрсәтә торган ярышларда катнашырга туры килде. Бәйрәм яхырында хезмәттәшебез Суфия Газизовна үзенең “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” дигән җырын бүләк итте. Бәйрәм бик күңелле узды, рәхмәт әниләргә, безнең бәйрәмдә дип булу өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International