Питрәч районында ир-ат утта янып үлгән

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Район янгын күзәтчелеге мәгълүматы буенча, Күн авылында янгын чыккан һәм анда кеше үлгән. Янгынны ликвидацияләгәннән соң, һәлакәт урынында җирле кешенең гәүдәсе табылган.

Янгын буенча сорау алу барышында, авылда яшәүчеләрнең аңлатмалары буенча һлгән кешенең даими эш урыны булмаганын, спиртлы эчемлекләр кулланганын, ә кичә кич белән күршесе белән спиртлы эчемлек кулланганын ачыкланган. Янгын чыгу урынын тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, әлеге ир-ат йортны тиешенчә карамаган, җылыту приборлары янына янып китүчән материаллар куюы хәлне тагын да катлауландырган. Бу, күрәсең, янгын чыгуның сәбәбе булган да инде.

Өстәвенә, биш ел элек хуҗаның шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, мунчасы януы ачыкланган.

Моңа бәйле рәвештә, район янгын күзәтчелеге питрәчлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International