Имам йортын бергәләп төзедек

2017 елның 18 феврале, шимбә

Шәле авылы – Татарстандагы иң зур авылларның берсе. Биредә ике мәчет, бер мәдрәсә эшләп килә.

Авыл халкының олысы да, кечесе дә дингә тартыла, мәчетләребезнең буш торганы юк, шөкер.

 “Заһир” мәхәлләсе мәчетендә менә өченче ел инде Тимур хәзрәт Латыйпов имам булып тора. Имам эше — җаваплы эш. Ул үзең һәм гаиләң өстендә генә эшләү дигән сүз түгел. Мөселман өммәтен, халыкны тәрбияләү, өйрәтү – хәзрәтнең төп вазифаларының берсе. Тимур хәзрәт аеруча яшьләргә һәм балаларга дини тәрбия бирүгә, әби-бабайларыбызның эшен дәвам итүгә өстенлек бирә. Яшьләрне бүгенге дөнья шаукымыннан, ялгыш юлга кереп китүдән аралап калу, Ислам диненең асылын аңлату - безнең уртак бурычыбыз, ди ул. Һәр эштә дә төгәллекне яратучы Тимур хәзрәткә өметләре зур Шәле авылында. Аның турында авыл халкы да: “Хәзрәтебез безнең бик таләпчән, чисталыкны ярата, кешеләргә мөлаем карашта. Бөтен эшләрне вакытында башкарганны хуплый. Эшләребез дә шулай уңышлы барыр дип уйлыйбыз”, - ди.

Тимур хәзрәт  имам вазифасына алынгач, кыска гына вакытта биредә күп эшләр башкарылды. Мәчетнең идәне җылытылды, тәхәрәтнамәләр эшләнде, түшәм төзекләндерелде, ишекләргә аркалар куелды, коридорлар яңартылды. Бөтен идәнгә келәм җәелде. Мәчетнең ишек алды матурайтылды, биредә хәтта фонтаннарга кадәр бар. Иң мөһиме - мәчеткә килә торган юллар төзекләндерелде.

Шушы көннәрдә тагын бер мөһим вакыйга - мәчеттә рухи ядкәрьләр музее үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә әби-бабаларыбыздан калган дини әдәбият урнаштырылачак. Авылдашларның тырышлыгы белән бирегә беренче экземплярлар килә башлады инде. Бу эш тә хәзрәт тырышлыгы белән башкарыла.

Тик моңа кадәр хәзрәтнең яшәргә торагы юк иде. Мәчет картлары, авыл халкы бер фикергә килеп, авылга имам йорты салырга булдылар. Һәм кыска вакыт эчендә йорт төзелеп тә куйды. Әлбәттә, хәзер язуы гына җиңел. Әлеге имам йортын төзүдә барлык авыл халкы үз өлешен кертте. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков, «Приволжскгаз» ЭПУ башлыгы Ильяс Галимов, Россия мөфтиләр советы рәисе – Шәле авылында туып-үскән Равил Гайнетдин, Питрәч РЭГС башлыгы Рамил Зәйнуллин, ГУП "Рацин" генераль директоры Әсхәт Шәрәпов  имам йорты тәзелешендә ярдәм итте. Ә Шәле авылында яшәүче Таҗиева Фатыйма апага аерым рәхмәт – ул барлык эшне дә башлап йөрүче булды.

Шулай итеп, уртак көч белән зур эш башкарды Шәле халкы. Алга таба да бердәм булып, Ислам диненең асылын аңлап, тату, матур гомер кичерергә язсын иде.

Мәчетләребезнең ишекләре ачык булсын. Гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, көтелмәгән җирдән куәтләр бирсен, матур тормышыбыз дәвамын күрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International