Уңайлыклар тудыралар һәм мөстәкыйль томышка әзерлиләр

2017 елның 18 марты, шимбә

Тормышта үз урынын тапмаган һәр бәхетсез олы кеше –  кайчандыр  тиешле дәрәҗәдә игътибар күрмәгән, үзен яратуларн тоеп үсмәгән бала. Шуңа күрә авыр тормыш хәлендә калган,  начар гаиләдән булган балаларга ярдәм итү бик мөһим. Бу турыда “Шатлык” социаль приютының попечительләр советының киңәйтелгән утырышында ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

Район башлыгы Эдуард Дияров, ТР хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова, “Бергә булдырабыз” республика проектын актив хуплаучы меценатлар катнашында узган чара Питрәч приюты буенча экскурсиядән башланды. Попечительләр советы әгъзалары һәм кунаклар проект кысаларында “Шатлык”та җиһазландырылган яңа классларны һәм бүлмәләрне карадылар, ә балалар монда нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Агрокласста алар үсентеләр утырту һәм булачак уңыш турында кайгырту турында сөйләделәр, “Кунак бүлмәсе”ндә барысын да профессионал пешекчеләр (хәйрия проекты кысаларында алар монда инде берничә тапкыр мастер-класслар үткәрделәр) җитәкчелегендә үзләре пешергән һәм бизәгән зур торт белән сыйладылар. Монда ук, күрше класста булачак шеф-пешекчеләр мондый матурлыкның ничек эшләнгәнен күрсәттеләр. Кулинарлык осталыклары белән генә чикләнеп калмадылар. Шуннан соң кулдан ясалган бисердан үрелгән миниатюрлы агачлар - чәчәк ата торган сакуралар, көзге миләш агачлары һәм кабарынкы өрәңге кебек бизәү әйберләрен презентацияләүгә керештеләр. Аларны балалар гаҗәпкә калган кунакларга истәлеккә тапшырдылар.

Экскурсиядән соң, утырышта социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең мөстәкыйль тормышка адаптацияләнү, аларның гаиләгә кайту проблемасын, авыр тормыш хәлендә калган балаларның киләчәк мәсьәләләрен карадылар. Шулай ук якын киләчәккә планнар кордылар һәм “Бергә булдырачакбыз” проектында катнашкан меценатларга рәхмәт белдерделәр.

- Приютта тәрбияләнүче балалар чит түгел. Без алар турында да,   үз балаларыбыз турында да кайгыртабыз. Аларның да тулы гаиләдә тәрбияләнгән балалар кебек үк, белем алу, үз сәләтләрен үстерү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булырга тиеш. Һәм бу эштә аларга без ярдәм итәргә тиеш, - дип залда утырган төрле дәрәҗә һәм тармак җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова. – Без һәр баланың гаиләгә кайтуы турында кайгыртырга, моның өстендә актив эшләргә тиеш.

Төп мәсьәлә – районда “Бергә булдырабыз” республика проектын гамәлгә ашыруга килгәндә, бүгенге этапта башкарылган эшләрне югары бәяләгәннәр. Чөнки хәзер тәрбияләнүчеләрнең үз сәләтләрен табу, үз-үзләренә яңалык ачу мөмкинлекләре күбрәк, һәм бу балаларга ошый.

- Мин безнең приютта проектның башлангыч этабында башкарылган эшләрне күреп гаҗәпләнәм, монда бар нәрсәгә дә күңел биреп эшләнгәне күренеп тора! – дип директор Резеда Хәлилова җитәкчелегендә эшләгән укытучылар, шулай ук хәйриячеләр, активистлар һәм волонтерлар эшен югары бәяләп, утырышка йомгак ясады ТР дәүләт советы рәисе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International