Ремонттан соң әлеге бина авылның үзәгенә әвереләчәк

2017 елның 7 апреле, җомга

Белкино авылындагы мәктәп бинасын  сентябрь башына күпфункцияле үзәк итеп үзгәртергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта бу бинада башлангыч мәктәп, шулай ук почта һәм китапханә урнашкан, ә капиталь ремонттан соң  монда авыл советы, фельдшерлык-акушерлык пункты һәм клуб урнашачак. Шуны әйтергә кирәк, мәктәп спорт залында клуб  хәзер дә чаралар үткәрә. Әлбәттә инде бу бик үк уңайлы түгел. Авыл халкы, монда 300ләп кеше яши, мондый үзгәрешне түземсезлек белән көтә.

Республика авыл клублары ремонты  программасы буенча  иске мәктәп (аңа быел 39 ел)  бик нык үзгәрәчәк. Белкино авылы уртасындагы зур кирпеч бина авылның үзәге булып торачак, чөнки монда тиздән барлык төп оешмалар күчереләчәк бит.
– Монда сигез төр эш башкару планлаштырылган: тәрәзәләрне,  тышкы ишекләрне, түбәне, отмосканы, җылылык системасын, санузел һәм фасадны алмаштыру, – диде ремонт эшләрен башкаручы төзелеш оешмасының баш инженеры Рамил Сираев. – Кызганыч, бинаның эчке бизәлеше өчен  программа буенча средстволар бүлеп бирелми. Шулай да без мәктәпне тулысынча үзгәртеп булыр, дип өметләнәбез. Ул иске булса да, шактый  яхшы хәлдә, ремонттан соң  бик күп еллар авыл халкын сөендереп торачак. Ремонт эшләренә күптән түгел генә керештек, әлегә тәрәзәләрне һәм түбәне алыштырабыз, алга таба җылылык системасына күчәчәкбез. Бинаны куллануга тапшыруның соңгы срогы сентябрьгә билгеләнгән, әмма без иртәрәк  өлгерербез, дип өметләнәбез. Бинаның сул ягында авыл мәдәният йорты булыр, дип планлаштырыла. Анда (спортзалның сул ягында холл урынына) тамашачылар залы  һәм бию мәйданчыгы эшлибез, арттарак – сәхнә һәм артистлар һәм клуб формированиеләре өчен махсус бүлмәләр. Бу  эшне башкарырга безнең тәҗрибәбез җитәрлек, бер дә катлаулы булмаячак. Узган ел Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында ремонт ясадык, хәзерге вакытта Чытыда эшләрне тәмамлап киләбез.
Төзүчеләр аңлатуынча, спортзал да эшләячәк, монда балалар шөгыльләнә, ә кичләрен  авыл яшьләре җыела. Аларга уңайлы булсын өчен  аерым керү урыны  җиһазландырылачак.
Клубка килгәндә, Белкинода кайчандыр аның үз бинасы булган, әмма бик нык тузган һәм хәзерге вакытта  авария хәлендә.
– Түгәрәкләргә балалар да, олылар да  бик теләп йөриләр, бездә дүрт клуб формированиесе бар, клубта “Черемушки” ансамбле җыела, – диде Белкино авылы клубы директоры Татьяна Блохина. – Әлбәттә, без яхшы шартлар турында күптәннән хыялландык. Аны безгә вәгъдә иткәнчә эшләсәләр бик яхшы булачак. Аерым бүлмәләребез, йөз кешегә исәпләнгән зал булачак, дип көтелә бит.
План буенча  җирле авыл советы, шулай ук фельдшерлык-акушерлык пункты да шунда күчәчәк. Хәзерге вакытта  алар эшли торган бина электр энергиясе белән җылытыла, монда эшләве бик үк уңайлы дип әйтеп булмый шул. Әмма көтәргә бик аз вакыт калып бара.
– Хәзерге вакытта иске түбәне сүтеп, алыштыру эшләре, иске төтен торбаларын алыштыру эшләренә әзерлек бара, – дип билгеләп үтте прораб Руслан Сираев. –  Инде иртәгә аларга ташчылар кушылачак, алар  яңа парапетлар эшләячәк. Түбә ике  кыеклы  булыр дип планлаштырыла. Бер үк вакытта  тәрәзәләрне дә алыштырабыз, алар монда бик күп. Шушы араларда ишекләрне алыштырачакбыз, ә бер атнадан соң җылылык системасын алыштыруга керешәчәкбез. Ялларсыз эшлибез, чөнки хәзерге вакытта бригада  тагын ике объектка җәлеп ителгән, Колайда  авыл советы бинасын һәм Чыты клубын ремонтлауда. Бездә үз эшенең осталары эшли, бик яхшы, тырышып эшлиләр.  Заманча материаллар һәм эш кораллары эшне элеккегегә караганда тизрәк тә, сыйфатлырак та итеп башкарырга мөмкинлек бирә.
Республика программасы буенча уңышлы ремонтланган күп кенә объектларны барып күргәннән соң,  белгечләрнең  ремонт эшләренә җаваплы карауларын белгәннән соң  Белкино авылында яшәүчеләрне быел, һичшиксез,  күңелле бүләк көтәчәк. Алар яңа бинада бик рәхәтләнеп ял итәчәк һәм эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International