“Айгөл” балалар бакчасында Тукайны искә алдылар

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган,

Халык көе, туган тел”.

“Айгөл” балалар бакчасында татар халкының  сөекле шагыйре  Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган кичә узды. Балаларны Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре белән  таныштырдык. Зурлар төркеме балалары бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнде. Әти-әниләре белән өйләрендә  Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр ясап алып килделәр. Без ул рәсемнәр белән күргәзмә оештырдык. Балалар үзләре ясаган рәсемнәрен күргәзмәдә күреп бик сөенде.

Бәйрәм чарасы бик матур башланды. Балалар “Бәйрәм бүген” көенә залга керделәр һәм “Туган тел” җырын бик матур  һәм моңлы итеп башкардылар. Әкият геройлары –  Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык  бәйрәмгә килде. Балалар аларны күреп бик нык гаҗәпләнде.

Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Безнең гаилә” һәм башка шигырьләрен, шулай ук Тукайга багышланган шигырьне сөйләделәр.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар бик матур итеп “Сигезле биюен” биеделәр, Тукай сүзләренә язылган “Бишек” җырын җырладылар, татар халык уены “Түбәтәй” уенын уйнадылар.

Шүрәле үзенең  кызыклы сорауларын бирде. Балалар да сынатмады, алар сорауларга бик дөрес җавап бирделәр.

Кичә ахырында алып баручы балаларны яшь тукайчылар дип атады. Чыннан да, алар газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы, мирасыбызны саклаучылар. Туган  илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үссеннәр иде балаларыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International