“Көннәр генә яхшы торсын, печәнне җыеп алырбыз”

2017 елның 23 июне, җомга

Быел табигать  терлек азыгы хәзерләүчеләрне борчылырга мәҗбүр итә. Аларга кырга чыгарга июнь аена хас булмаган салкынча көннәр, йә даими явып торган яңгырлар комачаулый. Әмма вакыт көтми, печән өсте җитте, терлекләргә азык әзерләргә вакыт.

Узган атнада  район хуҗалыкларында печәнгә төштеләр.

– Мул итеп яуган яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр җылына төште,  үләннәр күзгә күренеп калыкты, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллин. – Кайбер хуҗалыклар бер генә минутны да бушка уздырмыйча, азык хәзерләүгә кереште.  Быел  азык хәзерләүчеләргә 10687 гектарда күпьеллык үләннәр, 4543 гектарда бер еллык үләннәр, 2816 гектарда азык катнашмасы һәм 2548 гектарда кукуруз җыеп аласы булачак.

“АгроторгСервис” ҖЧҖдә 200 тонна сенаж салдылар, шулай ук  “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ, “Рацин-Шәле” ҖЧҖ, “Агролак” ҖЧҖ һәм “Муллагалиев” КФХда печән чабуга һәм сенаж салуга керештеләр.

Тикшерү күрсәткәнчә, азык хәзерләү техникасы тәртиптә, кадрлар бар, тырышып эшлисе генә кала, көннәр генә яхшы торсын.

“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдә  терлек азыгы хәзерләүгә 16 июньдә керештеләр. Бу районда иң зур хуҗалык, монда  кырлар да, мөгезле эре терлекләр дә күп, димәк эш тә җитәрлек. Акбарслылар  һәр елны үз планнарын үти һәм быел да алга куелган  бурычларын башкарып чыгарга ниятлиләр.

Илнар Заһидуллин әлеге хуҗалыкта  унбишенче ел механизатор булып эшли, аңа 32 яшь. Димәк, гомеренең яртысыннан күбрәген яраткан эшенә багышлаган.

– Һөнәр сайлауда проблема булмады, –  диде Илнар, – мин  колхозчылар гаиләсендә үстем, әтием (ул вафат инде) механизатор, комбайнчы булып эшләде, әнием хәзер дә сыер савучы булып эшли.

Без бертуганым Динар белән әти юлыннан киттек, ул шулай ук безнең хуҗалыкта  КамАЗ маркалы тракторда эшли.

Безне  механизатор эше нечкәлекләренә  әтиебез өйрәтте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үзебезнең СПТУ–93кә укырга кердем, права алдым һәм туган хуҗалыгыбызга эшкә урнаштым. Беренче елларда МТЗ–82 тракторында эшләдем, ә узган ел миңа яңа МТЗ–1221 тракторын бирделәр.

Мин техниканы, үземнең һөнәремне яратам, эшемне алыштыру турында уйлаганым да юк. Минем чапкыч та заманча, Италиядә эшләнгән, “КЮНГ” дүрт метр араны колачлый.

Дүртенче сезон эшлим, техникамның сынатканы юк әлегә. Планны үтим, көненә егерме гектар урынына кырык гектарда печәм чабам. Моның өчен  бик иртә торам, иртәнге сәгать биштә инде мин кырда булам, һава шартлары яхшы булганда  караңгы төшкәнче эшлим.

Без кулдашым Илшат Сафин белән эшлим, дөрес бүген ул башка кырда.

Кырларда үләннәр торышы куандыра, кышлату уңышлы үтәр дип уйлыйм, складларны кышка җитәрлек итеп азык  белән тутырыр өчен барыбыз да тырышып эшлибез. Чәчү  вакытында туфрак эшкәртүдә, чәчүдә катнашам. Ә урак өстендә  ашлык, салам ташыйм. Кышын да эш җитә, нигездә, мин фермада эшлим.

Буш вакытым юк диярлек, булса да  аны файдалы үткәрергә  тырышам, мисал өчен, кышын чаңгыда йөрергә  яратам.

Өйдә мине  гаиләм көтә, хатыным Раилә сатучы булып эшли, улларым өчен дә вакыт табарга тырышам, олы  улым Инсафка унбер яшь, кечесе Риналга сигез яшь. Шулай  ук алар да  техниканы ярата, миңа тракторны ремонтларга булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International