КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2017 елның 23 июне, җомга

АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ АРАСЫНДА мини-футбол буенча район беренчелеге киң колач ала. Беренче турның ике  йомгаклау уены үтте. “Виктория” командасы “Аврора”ны  – 9:1, ә “Титан” киеренке көрәштә “Аякс” командасын  – 3:2 исәбе белән җиңде.Хәзер икенче тур уеннары бара, “Олимп”- “Скиф”, “Феникс” – “Олимп-2”,  “Арсенал” – “Ак Барс” , “Титан” – “Легион”, “Аврора” – “Аякс” командалары арасында.Барлык уеннар  балалар шәһәрчегендә үтә, 20 сәгатьтә башлана.РАЙОНДА ЮЛЛАР РЕМОНТЫ ДӘВАМ ИТӘ. Комсомол урамындагы асфальт юл кырыйларына вак таш җәйделәр. Монда юл бик тар, авыр йөк машиналары шоферлары өчен бик уңайсыз иде. Хәзер каршы яктан килгән машиналарга юл бирү күпкә җиңелрәк булачак. Шушы көннәрдә  юл хезмәткәрләре Осиново поселогына бару юлында ремонт эшләренә кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International