Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре вакытында һәм югалтуларсыз икмәкне җыеп алырга тырыша. Моның өчен барлык булган ресурслар эшкә җәлеп ителгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары билгеле булды.
1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында
Айрат Галләмов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3750 центнер ашлык суктырган;
Алик Мортазин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3700 центнер ашлык суктырган;
Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 3700 центнер ашлык суктырган;
2. «АКРОС», «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында
Фәрит Нуриев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 2660 центнер ашлык суктырган;
Рифкат Идиятуллин – «Казан нәсел атлар заводы» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 1600 центнер ашлык суктырган;
Рамил Мөхәммәдияров - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «АКРОС» комбайнында 1560 центнер ашлык суктырган;
3. «ДОН 1500», «Полесье», «КЗС-812» комбайннары арасында
Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 6080 центнер ашлык суктырган;
Николай Дудкин – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 4420 центнер ашлык суктырган;
Олег Кулагин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 3850 центнер ашлык суктырган.
4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында
Илнур Шаһиҗиһанов – “Макс-Ойл” ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект» комбайнында 1500 центнер ашлык суктырган;
Мөдәррис Кәримов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект» комбайнында 1310 центнер ашлык суктырган;
Андрей Вуколов – «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект» комбайнында 1160 центнер ашлык суктырган.