«Реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирүне килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының 2021 елның 26 июлендәге 475 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында" 2023 елның 27 гыйнварындагы 73 номерлы карары

«Реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирүне килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының 2021 елның 26 июлендәге 475 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Реклама турында» Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 16 апрелендәге 106-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. «Реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирүне килештерү документациясен әзерләү һәм раслау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2021 елның 26 июлендәге 475 номерлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

2.8.2 пунктының 6 пунктчасын яңа редакциядә бәян итәргә:

«6) реклама конструкциясен урнаштыру һәм эксплуатацияләү өчен күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми мөлкәте, 38-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 5.1, 5.6, 5.7 өлешләрендә кулланыла торган очракта 5 өлештә билгеләнгән таләпләрне бозу;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында http://pestreci.tatarstan.ru һәм «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында» http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.  Шәйхетдиновка йөкләргә.

 

 

Муниципаль район

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                                В.И.Никитин

pdf
Скачать текст
PDF, 1000.3 Кб

Дата публикации: 27.01.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International