Анда төзелеш оешмалары, мәдәният, спорт, Авыл хуҗалыгы оешмалары, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чакырылган иде. Чыгыш ясаучылар: Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты, Административ-техник инспекция җитәкчеләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Социаль яклау министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе, "РАРК"коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчеләре.
Әлеге чарада 120 дән артык кеше катнашты.