Питрәч муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 2019 елның 19 мартындагы «Татарстан Республикасында милли проектлар (программалар) үтәлешенә партия контролен оештыру тәртибе турында» төбәк сәяси советы Президиумы карарын үтәү йөзеннән, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Питрәч җирле бүлекчәсенең 2019 елның 28 мартындагы 2/40 номерлы җирле сәяси советы карары белән Питрәч муниципаль районында милли проектлар (программалар) үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде. Эшче төркем составына район Советы депутатлары керде.

Эшче төркем тарафыннан 2019 елгы объектларда эшләрне башкаруны тикшереп тору буенча чаралар планы расланды. Тикшерүнең төп чаралары-төзелеш сыйфатын һәм җитештерү графикларын үтәү, территорияне төзекләндерү, җиһазлар сатып алу, подрядчы оешмалар вәкилләрен эш барышы турында тыңлау максаты белән җәмәгатьчелекне җәлеп итеп объектларны карау.

Агымдагы елда 7 милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында 10 объект эшче төркем контролендә:

"Демография" милли проекты.

Көек авылында 220 урынга исәпләнгән "Якты" торак комплексында балалар бакчасы төзелә.

"Торак һәм шәһәр тирәлеге" милли проекты.

"Царево утары" торак комплексы территориясендә 1 224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелә.

"Сәламәтлек саклау" милли проекты.

«Татарстан Республикасы балалар сәламәтлеген саклау системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында, шул исәптән балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар поликлиникалары һәм медицина оешмаларының балалар сырхауханәләре заманча таләпләргә җавап бирү өчен яңа җиһазлар белән җиһазландырылачак. Питрәч район хастаханәсе дә әлеге проектка керде. Проект кысаларында район үзәк хастаханәсенең балалар сырхауханәләре бүлеге яңа җиһазлар белән җиһазландырылачак.

"Мәдәният " милли проекты.

Званка авылында 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла.

"Мәгариф" милли проекты.

Татарстан Республикасының 97 белем бирү оешмасы исемлегенә «Хәзерге заман мәктәбе» проекты кысаларында укучыларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыру өчен матди-техник базаны яңарту чараларында катнашучы 4 мәктәп – Кощаково, Ленино-Кокушкино, ШШәле һәм Колай мәктәпләре керде.

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты.

М-7 «Идел» - Татар Казысы – Рус Казысы автоюлына 2,2 км озынлыктагы ремонт ясалды.

"Экология" милли проекты.

Татарстан Республикасының урман фондында Шәле авыл җирлеге территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре бара, инде түбәндәге чаралар тормышка ашырылды: ТатЦИК исемендәге торак пункт районында 13,8 га ясалма урман торгызу, Люткино торак пункты янында 2,5 га яфраклы һәм ылыслы агачлар утыртылган. Көзгә шулай ук 2 гектарга Люткино торак пункты районында да табигый урманнарны торгызуга ярдәм итү буенча эшләр планлаштырылган.

Эшче төркем "Милли проектлар. Фотоконтроль-2019» күргәзмәсе ачыла. Объектларга чыгып йөрү җәмәгатьчелек һәм ММЧ (СМИ) белән атна саен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International