Олысы да, кечесе дә ГТО нормаларын тапшырдылар

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Районда беренче тапкыр бөтен категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Бу ярышларда иң кече катнашучыга - сигез, ә иң өлкәненә җитмеш ике яшь иде. Фестивальдә катнашучыларга сигез төр ярыш тәкъдим иттеләр, һәркем үз теләге буенча - биш - алты, ә өлкән буын вәкилләре өч төрне сайлый алды.

Башта фестиваль КСШ һәм ДОСААФ спорт залларында узды. Биредә гер күтәрү, аркада тартылу, көч күнегүләре буенча ярыштылар, урыннан озынлыкка сикерделәр, пневматик винтовкадан аттылар. Стадионда йөгерү һәм спорт снарядын ыргыту кебек ярышлар узды.  
Әйтергә кирәк, катнашучыларның күбесе ярышларга җентекләп әзерләнгән. Дөрес, начар нәтиҗәләр күрсәтүчеләр дә булды, әмма бу спорт сезоны башлану белән аңлатыла. Җиңүләр алда булыр дип өметләнәбез.
Настя Волкова һәм тугыз яшьлек Андрей Золин Пановка мәктәбендә белем ала. Спорт белән дус булуларын әйттеләр. Настя йөгерү белән мавыга икән.
- Без мондый ярышларда катнашуыбызга шат, башка мәктәпләрдән яшьтәшләре белән бик теләп ярышабыз, - диләр яшь спортчылар.
Шәле егете Гыйният Әхмәтҗанов - спорт фестиваленең иң өлкән катнашучысы, аңа ике айдан җитмеш өч яшь булачак. Олы яшьтә булуына карамастан, Гыйният Гатаулла улы актив тормыш рәвеше алып бара. Спортны ул күптән ярата инде, нәкъ менә шуңа күрә физик культура укытучысы һөнәрен сайлаган да, кырык елдан артык гомерен Шәле мәктәбендә эшләүгә багышлаган.
Бүген Гиният Әхмәтҗанов көч күнегүләрендә катнашты һәм дистанцияне йөгереп үтте. Ул 70 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә җиңүче булды.
Питрәчтән Йосыповлар гаиләсе фестивальдә беренче тапкыр гына катнашмый.
- Без мондый массакүләм ярышларны калдырмыйбыз, - дип сөйли Татьяна. - Без бүген тугыз яшьлек улыбыз Арслан белән килдек, ул бездә хоккей һәм футбол белән шөгыльләнә, район җыелма командасы әгъзасы булып тора. Безнең гаилә башлыгы Рамил-көрәш буенча спорт мастеры. Олы кызлары Амелия дә безнең белән бергә ГТО тапшырды. Шәхси җанатарыбыз да бар-аланның биш яшьлек кызы. Без-спорт гаиләсе. Бүген без кабат үзебезнең физик әзерлегебезне тикшерергә килдек. Безгә спорт белән шөгыльләнү бик ошый, мондый ярышлар оештыручыларга рәхмәт.
Әлбәттә, мондый ярышларда җиңелүчеләр булмый, монда төп бурыч - ГТО нормаларын тапшыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны дәвам итү.
Чара ахырында фестивальнең баш хөкемдары Илшат Шәфигуллин җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырды, алга таба да спорт белән шөгыльләнерләр, барлык ярышларда актив катнашырлар дигән ышаныч белдерде.
- Эш көненә карамастан, фестивальдә районның ун командасыннан йөз илледән артык кеше катнашты, - дип нәтиҗә ясый Илшат Илгизәрович, - катнашучыларның әзерлеге әйбәт, барысы да тырышты. Аеруча Шәле командасын, шулай ук җирле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановны билгеләп үтәсем килә. Травма алуга карамастан, ул бик яхшы спорт нәтиҗәләрен күрсәтте, гомуми зачетта өченче урынны алды. Кибәч, Күн, Татар Тау Иле  командалары, авиация-техник көллияте филиалы укучылары да яхшы яктан аерылып торды. Фестивальдә актив катнашкан һәм аны оештыруда булышкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Ленино-Кокушкино командасы алды, икенче урынны шәллеләр командасы, өченче урынны район үзәгенең беренче мәктәбе яулады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International