Бүген Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Питрәч районы мондый зур фестивальне беренче тапкыр кабул итә. 

Бу конкурста Питрәч, Лаеш районнарыннан иҗат коллективлары һәм Яшел Үзән шәһәреннән балалар катнашты. Фестиваль өч номинация буенча узды: вокал – соло, хореография һәм нәфис сүз. Җыр номерлары Әлфия Авзалова репертуарыннан башкарылды. Конкурста катнашырга 400дән артык кеше теләк белдергән. 
Жюри составында республиканың иң танылган артистлары: Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, ТРның атказанган артисты Кәримулла Габидуллин, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Авзалова, продюсер һәм режиссер Рәмзия Нигъмәтуллина, рус балет мәктәбенең өлкән укытучысы Марина Когаль бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International