Һәм тагын Питрәч йолдызчыклары кабынды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Район мәдәният йортында «Питрәч йолдызчыгы-2020» XV юбилей фестивале булып узды.

Питрәч йолдызчыклары сәхнәдә балкыдылар. Яшь җырчылар эстрада җырларын һәм сугыш еллары җырларын башкардылар. Биюләр дәртле, ә кайвакыт драматик музыка астында булды Гала-концертта барлыгы 834 талант чыгыш ясады.
Салкын Чишмә авылыннан “Питрәч йолдызчыгы”нда күп тапкырлар катнашучы Индира Галәветдинова өлкән яшь төркемендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Җырлау теләге анда ун ел элек уяна. Әти-әнисе дә яшь чагында музыка белән мавыга – әтисе гармунда, әнисе фортепианода уйный, хорда җырлый. Шуңа күрә кызның көйле җырларны кызыксынып тыңлавы гаҗәп хәл булмый, соңрак ул үзе дә сәхнәгә тартыла. Индираны Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенә бирәләр, ул анда бик теләп йөри. Кыз “Ритм” вокал ансамблендә җырлый. Иҗади мәктәптә укыганда аның җитәкчесе башта Марина Алексеева, ә аннан соң Роза Шәмсетдинова була. Индира берничә ел Адилә Хәсәнова белән дуэтта чыгыш ясый. Бүген ул үзе генә җырлады.
- Мин “Питрәч йолдызчыгы”ның даими катнашучысы, быел бу соңгы тапкыр булды, - ди Индира, көтмәгәндә. –  Яшь буенча чикләүләр бар, шуңа күрә мин башка фестивальдә катнаша алмаячакмын, - диде ул.
Кыз Казан Федераль Университетында чит телләр факультетының соңгы курсында укый.
- Инглиз, төрек, испан телләрен өйрәнәм, - ди ул. - Иҗатны яратсам да, башка өлкәдә югары белем алырга булдым. Минем өчен сәхнә күбрәк мавыгу, яраткан шөгыль. Мин авылдашларым алдында төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга, нинди дә булса конкурста үземне күрсәтергә бик шат, киләчәктә бу юнәлештә нинди дә булса биеклекләргә ирешәчәкменме-юкмы, әйтүе кыен, – дип билгеләп үтә башкаручы. Индира баштанаяк үз һөнәренә кереп китәргә уйласа да, Ленино-Кокушкино балалар бакчасында аңа лаеклы алмаш үсә – ул да булса, “Бәләкәч” вокал ансамбле. Балалар тамашачылар алдында үзләренең харизмаларын тулысынча күрсәттеләр. Сабыйлар һәркемне гаҗәпләндерделәр һәм кече яшь төркемендә икенче дәрәҗә лауреат булдылар.
Гран-прига вокалист Роберт Миңнуллин һәм “Ялкын” хореография коллективы ия булды. Катнашучыларга район башлыгы Илһам Кашапов истәлекле дипломнар тапшырды.
Фестиваль Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Мөхтәрәм кунакларга - тыл хезмәтчәннәренә тантаналы рәвештә юбилей медальләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International