Җәйнең беренче көнендә Россиядә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бөтен дөнья буйлап концертлар һәм күңел ачу чаралары үткәрелә. Быел, карантин чикләүләр белән бәйле рәвештә, бәйрәм программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. Тик балачагын гамәлдән чыгарырга ярамый. Ленино-Кокушкино авылында күптән көтелгән "Балачак"паркы ачылды.