«Яңа Салмачы " бистәсендә яшәүчеләр бердәмлек һәм югары аңлылык үрнәге күрсәттеләр. Юл хуҗасыннан планлы ремонтны көтеп тормыйча, халык инициативаны үз кулларына алды.
⠀
Кичә бистәдә яшәүчеләр көче белән юл катламының чокыр ремонты төгәлләнде. Төзекләндерү эшләренә 20дән артык ир-ат һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.
⠀
373 кеше гомуми проблемалар алдыннан битараф калмады - барлыгы 212 000 сум акча җыелды. Әгәр алар территориясендә үзара салым буенча референдум узса, бу акчалар берничә тапкыр арттырылырга мөмкин булыр иде. Чөнки Республика һәр сумга тагын 4 сум өсти.
⠀
"Шәхси территориядә эшләр башкаруга юл милекчесе безгә берьюлы рөхсәт бирмәде, без 2 атна көттек. Шунысын да әйтергә кирәк, юлларны әле язын ук төзекләндерергә вәгъдә иттеләр. Тик алар буенча йөрү мөмкин түгел иде инде - машиналар ватылды. Без ремонтны үз көчебез белән башкарырга булдык, халыкның күбесе безне хуплады, ярдәм итте. Асылда, юллар - бистәдә бердәнбер проблема түгел. Взнослар. Кешеләр тапшырырга каршы түгел , безгә акчаларыбызның кая китүен аңларга кирәк. Без һәрвакыт хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз һәм аларның ярдәменә өметләнәбез ,-дип уртаклашты безнең белән әңгәмәдә "Яңа Салмачы " бистәсендә яшәүче Активист Александр Джапариди.
⠀
Шунысы мөһим: әлеге юллар «Абзалов Рөстәм Абудар улы» шәхси милкендә һәм закон буенча аларны карап тоту шәхси зат җилкәсенә төшә.
⠀
Исегезгә төшерәбез, элек Питрәч районы башлыгы юл хуҗасы вәкиле белән очрашты.
⠀
"Без очрашуны августка кадәр калдырмыйбыз. Киләсе атнадан башлыйбыз. Һәр якның фикерен һәм позициясен исәпкә алу мөһим - халык, юллар милекчесе, ассоциация. Аннан соң дүрт яклы очрашуны планлаштырабыз", - район Советы Аппаратының шимбә киңәшмәсендә Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов шундый карар белдерде.